Шимбә, 20.04.2024, 00:23
Сәләмлим Сезне Гость | RSS
Баш бит | Нигезләмә – Regulations | Теркәлү | Керү
МЕНЮ
Эзләтү
Сайтка чыгу
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДшСшЧрПнҖмШмЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Язмалар архивы
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
КИЛЕШЕНГӘН:
1нче санлы Яр Чаллы шәһәр
балалар һәм яшьләр
иҗат сарае директоры
_______Султанова Ф.Р.
УТВЕРЖДАЮ:
ДИРЕКТОР
Республиканского Центра
внешкольной работы МОиН РТ
______________ Рыбаков С. А.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
МАӨББУ «1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае»
«Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге
 
2010-2011 уку елы
«Туган ягым – яшел бишек» региональ программа
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
 I. Гомуми нигезләмә.
Әлеге нигезләмә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының «Белем турындагы» законнарына һәм «Өстәмә белем бирү учреждениеләре турындагы үрнәк нигезләмәгә» туры китереп эшкәртелгән документлар нигезендә һәм 1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның башка норматив документлары нигезендә «Туган ягым – яшел бишек» региональ программасын оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
Программа 2008-2009 уку елында 1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегендә татар телендә эшкәртелеп тормышка ашырылды.
2008-2009 уку елында программада шәһәребезнең барлыгы 23 балалар бакчаcы (125 бала саныннан 25 төркем) катнашып, беренче өч урын – 33; 1, 56, 45, 81; 3, 26 санлы балалар бакчаларына бирелде.
2009-2010 уку елында программада шәһәребезнең барлыгы 31 балалар бакчаcы (217 бала саныннан 31 төркем) катнашып,  I-III урыннар 1, 53, 70, 77, 81, 33, 69, 76, 50, 55, 32, 71, 51, 65, 7 нче санлы һәм 2 нче санлы Азнакай районы Тымытык авылы балалар бакчаларына бирелде.
Программаның 8 турын да үз эченә алган регион дәрәҗәсендәге документ буларак, әлеге Нигезләмә, программаны оештыру һәм үткәрү өчен каралган чаралар комплексының нигезен тәшкил итә.
Программа татар телендә, тәрбиячеләр һәм укытучылар катнашында тормышка ашырыла.
Балаларның яше: 6-7.
Программаны тормышка ашыру вакыты: 1 ел дәвамында.
II. Максаты һәм бурычлары.
Табигать дөньясына карата балада мәхәббәт тәрбияләү һәм балага үзен табигатьнең актив субъекты итеп тоярга ярдәм итү.
– Балаларда акыл тәрбиясен үстерү, әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;
– үз ана телендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтүгә нигезләнгән коммуникатив күнекмәләрне арттыру;
– балада әйләнә-тирә табигатькә карата гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү.
III. Программада катнашучылар.
Программада мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү учреждениеләрендә татар телендә тәрбияләнүче яки укучы, 6-7 яшьлек 7 баладан торган төркемнәр, тәрбиячеләр һәм укытучылар җитәкчелегендә катнаша алалар.
IV. Программаны оештыручы.
Программаны әзерләү һәм үткәрү буенча гомуми җитәкчелекне 1нче санлы Яр Чаллы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге алып бара.
Адресы: 423821, Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре, Чәчәк бульвары, 16, (22/04)
1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае
«Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге, каб. 205
Телефон: 56-91-15, факс (8552), 54-55-59
E-mail: gcdt1_chelny@mail. ru.
http://www.gdtdim.ru
Программаның авторы һәм җитәкчесе: Мухамадиева Дилә Мирмөҗәһит кызы
Телефоны: 36-18-10, 8 9172965748
E-mail: yashel-bishek2010@yandex.ru.
Программа сайтына кереп турлар барышы белән танышырга мөмкин:
http://yashel-bishek.ucoz.ru
V. Программаның эчтәлеге.
I тур    – фоторәсем бәйге: «Табигать – иң якын тирәлек»
II тур – рәсем бәйгесе «Табигать миңа – мин табигатькә хезмәт итәм»
III тур – видеоинтервью бәйгесе: «Табигать турында бер фикер»
IV тур –  гыйльми эзләнү эшләре бәйгесе: «Табигать – инженер-төзүче»
V тур  кошлар өчен җимлекләр бәйгесе: «Җимнәр сиптем – килегез!»
VI тур – блиц-викторина: «Табигать белеме»
VII тур – зиһенлеләр уены: «Зиһенлеләр аланы»
VIII тур – йомгаклау туры: җиңүчеләрне бүләкләү.
VI. Турларны үткәрү төре һәм вакыты.
I тур       читтән торып – 29 октябрь
II тур     читтән торып – ноябрь
III тур   читтән торып – декабрь
IV тур    читтән торып – гыйнвар
V тур    (регионнар өчен читтән торып) – февраль
VI тур   (регионнар өчен читтән торып) – март
VII тур  – апрель
VIII тур – апрель
VII. Гомуми бәяләү критерийлары.
Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү учреждениеләре аерым бәяләнә.
– Конкурс эшләренең темага һәм аның эчтәлегенә тәңгәл килүе .
– Тирә-юнь табигатькә карата балада уңай караш чагылышы.
– Биремнәрне үтәү барышында иҗади, оригиналь алымнарның булуы.
Өстәмә бәяләү критерийлары һәр тур өчен аерым нигезләмәләрдә күрсәтеләчәк.
VIII. Бүләкләү.
Программада җиңүчеләргә 1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае исеменнән дипломнар, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.
IX. Гариза кабул итү тәртибе.
Программада катнашырга теләүчеләр, 2010 елның 15 сентябреннән 16 октябренә кадәр, 1нче кушымта формасы буенча, катнашучы учреждениенең электрон адресы аша (мәсәлән: sad03@pochta.ru) yashel-bishek2010@yandex.ru. электрон адресына, гариза җибәрә алалар.
  
(1нче кушымта)
2010-2011 уку елында
1нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сарае норматив документлары нигезендә
мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре өчен әзерләнгән
 « Туган ягым – яшел бишек» региональ программада катнашу өчен
ГАРИЗА
Татарстан Республикасының _______________________шәһәре ______________________(районы)_________________ (авылы)
Команданың исеме ____________________________
Учреждениенең атамасы, телефоны
Катнашучы команда җитәкчеләре-нең ФИӘ (татар телчесе, тәрбияче, укытучы, яки башка)
Теле-фоны
Командада катнашучы балаларның ФИӘ
Туган вакы-ты
Төр-кем, сыйныф
өй адресы
Телефо-ны
 
1.
2.
 
1.
2.
3.
4.
5.
6.
7.
 
 
 
 
Учреждение җитәкчесенең ИФӘ  _____________________________
Учреждениенең электрон адресы _____________
Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024