Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 19:05
Сәләмлим Сезне Гость | RSS
Баш бит | viktorina 2013 | Теркәлү | Керү
МЕНЮ
Эзләтү
Сайтка чыгу
Календарь
«  Март 2024  »
ДшСшЧрПнҖмШмЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Язмалар архивы
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Туган ягым – яшел бишек» программасының
III туры – «Беләм»нәр аланчыгы» – викторина
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
2012-2013 уку елы

  1. Гомуми сораулар
    Әлеге нигезләмә «Туган ягым – яшел бишек» Программасының IV туры – викторинаның максатларын, бурычларын, катнашу кагыйдәләрен, үткәрү һәм җиңүчеләрне билгеләү тәртибен билгели.
    Бәйге татар телендә алып барыла. Качучы бөҗәкләр һәм хайваннар темасына  багышланган әлеге викторина уены балаларда табигать күренешләрен игътибар белән күзәтеп, аңа  ихтирам белән карау кебек әһәмиятле тойгыларны тәрбияләү максатыннан оештырылып үткәрелә. Шул исәптән балаларның тел байлыгын үстерүгә һәм өйрәнүгә дә кызыксыну уята.
    Әлеге викторина уенына төркемнән бер катнашучы чакырыла.
    Бәйге программасының рәсми сайты адресы http://yashel-bishek.ucoz.ru/
  1. Викторинаның максаты һәм бурычлары.
    Максаты: балаларның игътибарын тере табигать тереклегенең күп төрлелегенә, бөҗәкләр һәм хайваннарның тере  организм буларак тирәлек белән үз-ара бәйләнештә булуына, аларның яшәү шартларын күзәтүгә юнәлтү.
    Бурычлары:
    – тере табигать турында белемнәрен  тирәнәйтү, танып-белү  мөмкинлеген үстерү;
    – табигать белән кызыксынучанлыкларын көчәйтү;
    – балаларда мөстәкыйльлек, билгеләнгән эшкә җаваплылык хисе тәрбияләү.
  1. Викторинаны үткәрү вакыты һәм урыны.
    Бәйге, «Беренче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» бинасының 321нче бүлмәсендә, 15 нче февраль көнне 14.00 сәгатьтә башлана.
  1. Викторинаны оештыру һәм үткәрү тәртибе.
    Викторинаның темасы – «Качучы бөҗәкләр һәм җәнлекләр» (мимикрия). Викторина сораулары электрон вариантта, Microsoft Power Point программасы ярдәмендә эшләнгән , 6 дан артык булмаган ринглар рәвешендә оештырыла, кагыйдә уен барышында игълан ителә.
  1. Викторинада катнашучылар.
    2012-2013 уку елы «Туган ягым – яшел бишек» программасында теркәлгән  гаризалар нигезендә, 1-4 сыйныфта укучы 7 кешелек төркемнәрдән берешәр бала катнаша.
  1. Викторинада катнашучыларны бәяләү.
    Жюри составы: татар телен яхшы белгән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән якыннан таныш компетент белгечләр. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгели, җиңүчеләр исемлеген мәгълүмат базасында туплый, аның төгәл алып барылуын тәэмин итә.
    Жюри әгъзалары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөртәләр:
    -        Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирү.
    -        Уен кагыйдәләрен дөрес үтәү. 

Әлеге Нигезләмә Программаның рәсми сайтында бастырыла һәм Бәйгедә катнашучы һәркем аның белән танышып чыга ала.
Бәйге һәм Программа буенча сораулар һәм тәкъдимнәр форумда кабул ителә.

Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024