Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 19:57
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Мәкаләләр | Регистрация | Вход
МЕНЮ
Бүлек категорияләре
Мәкаләләр [3]
Эзләтү
Сайтка чыгу
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Яшел Бишек

Кошларыбыз – якын дусларыбыз

Кошларны сез урамда, паркта, һәр җирдә очрата аласыз. Кайбер кошлар, бәлки, сезнең өегездә дә бардыр. Мәсәлән, тутый кошлар, кенәриләр, амадиналар; авыл кешеләре тавык, каз, үрдәк асырый... Кошларны хуҗалары иртән – кичтән ашаталар, эчертәләр, яши торган җирләрен чистартып тоталар, балалар чыгарсыннар өчен оя куялар.

Ә калган кошларны Табигать ашата, эчертә, аларга, оя ясар өчен үләннәр, ояларын куяр өчен агачлар үстерә. Кошлар да Табигать өчен яхшы эшләр эшлиләр, мәсәлән төрле бөҗәкләр күбәеп, агачларның яфракларын, үләннәрне ашап бетермәсеннәр өчен бөҗәкләрне ашыйлар, кайбер чакта, кошлар көньякка киткәч, аларның ояларында үзләре оя ясый алмаган хайваннар яшәп тора, кайбер кошлар үләннәрнең орлыкларын төрле җирләргә күчерәләр, соңрак бу орлыклар шытып, алардан яңа үсемлекләр үсеп чыгарга мөмкин.

Яз көне безнең янга күпсанлы кошлар кайта: кызылтүшләр, сандугачлар, карлыгачлар, тагын – чебенчеләр, сиртмәкойрыклар һәм башкалар. Бөтен җирдә кошлар җыры яңгырый. Күп очракта җырны әти кошлар җырлый, алар шулай иттереп әни кошларны гаилә корырга чакыралар яки үзләре оя ясарга җыенган җирне башка әти кошлар биләп алмасын өчен кошлар телендә "Бу җир минеке, монда килмәгез”, - дип сайрыйлар.

Кешеләр төрле җирдә яшәгән кебек, кошлар да ояларын төрле урыннарга коралар: агач ботагы өстенә, өй кыегына, җир өстенә. Шуңа күрә яз көне табигатькә чыксагыз, игътибарлы булыгыз, бәлки берәр кош җир өстенә оя коргандыр.Әгәр кош оясы күрсәгез, аны ерактан гына күзәтегез, аның янына бармагыз, болай эшләсәгез ояда утыручы кош та һәм аның балалары да курыкмас, кошларны тотучы ерткыч хайваннар да ояның кайда икәнен күрмәячәк. Бу сезнең кошларга ярдәмегез булыр.

Көз көне әти, әни кош һәм аның балалары көньякка очып китәләр. Алай да, кайбер кошлар – песнәк, чыпчык, чәүкә, тагын – миләш чыпчыгы, үрмәләч, купшыл һ.б. безнең янда калалар.

Соңрак бөтен җирне кар каплый һәм кошлар яратып ашый торган ризыклар – бөҗәкләр. орлыклар, яфраклар кар астында кала, кошларга бу вактытта азык табу бик кыен. Бер-ике көн ашамыйча торса, сайрар кош үлә.

Кошларны ачлыктан коткару өчен җимлек ясыйлар.

Җимлеккә нәрсә салырга соң? Ашаганнан соң калган ак ипи валчыклары, кыздырылмаган көнбагыш, тары ярмасы, тозланмаган ит кисәкләре, киптерелгән миләш – кошлар боларның барысын да рәхәтләнеп ашый.

Бакчага эленгән җимлеккә килгән кошлар шул тирәдәге бакча агачларында - чияләр, алмагачлар, сливаларда качып калган бөҗәкләрне ашыйлар. Шулай итеп кошлар бакча агачларын сәламәт итә.

Кошлар кешеләр кебек үк яхшылыкны яраталар, аларга ярдәм иткәнгә сөенеп кошлар телендә ярдәм итүчегә рәхмәт әйтәләр, булдыра алганча кешеләргә дә яхшылык эшлиләр.

Альфира Илһам кызы Шәйгарданова, зоолог, «Туган ягым – яшел бишек» программасының жюри әгъзасы

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Bishek3 (23.01.2010)
Просмотров: 2452
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024