Шимбә, 27.04.2024, 16:26
Сәләмлим Сезне Гость | RSS
Баш бит | Tabiat - injener | Теркәлү | Керү
МЕНЮ
Эзләтү
Сайтка чыгу
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДшСшЧрПнҖмШмЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Язмалар архивы
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
«Табигать – инженер-төзүче» эзләнү проект эшләре


Кәрәз һәм кәрәзле телефоннар 

МБОУ «СОШ12», 4-а сыйныфы,
җитәкче: Бадикова Алсу Азат кызы

 Аңлатма: Кәрәз һәм кәрәзле телефоннар арасындагы охшашлыкны табу.
Максат: Табигатьнең инженер-төзүче булуын кәрәз һәм кәрәзле телефоннар мисаллары ярдәмендә исбатлау.
Гипотеза: Кәрәз һәм кәрәзле телефоннар технологиясендә кәрәзнең кулланылуын һәм охшашлыгын ачыклау.
Чагыштыру:
Бал кәрәзе - умартада бал кортлары бал тутыра торган урын. Ул кечкенә күзәнәкләрдән (ячейкалардан) тора. Бал кортлары башта күкрәк бизләреннән күзәнәкләр ясыйлар һәм кәрәзнең күзәнәген бал белән тутыралар да, аны бал акмасын өчен каплап куялар. Бу кәрәз бал саклау урыны булып тора. Димәк ул - саклау урыны.
Кәрәзле телефон – сөйләшү чарасы. Кәрәзле телефон һәр кәрәзендә номерлар саклый. Ул яхшы радиоприемник һәм радиотапшыручы. Һәр күзәнәк уртасында бөтен радиотелефон аппаратларының үзенең күзәнәгендә хезмәт итү өчен база станциясе урнашкан. Кәрәзле телефонның өстенлеге шунда, ул һәрвакыт, хәтта кеше хәрәкәтләнгәндә дә сөйләшә ала. Кабызган телефон автомат рәвештә вакыт-вакыт сигналлар җибәрә, шул рәвешле ул кабул итүче һәм тапшыручы станция белән һәрвакыт элемтәдә тора.
Анализ: Кәрәз күзәнәгенең геометрик формасы һәм кәрәзле телефон станциясе урнашу системасы төгәл геометрик фигуралардан, чылбырга тезелгән кебек, 6 почмаклы, билгеле бер тәртиптә була.
Нәтиҗә: Табигатьнең инженер-төзүче булуын – кәрәз һәм кәрәзле телефонның бер система ясалышында икәнен күрәбез. Кәрәзле элемтә бал тутырылган кәрәз аркасында исем алган. Кәрәзле элемтә системасы кәрәзләр яки күзәнәкләр җыелмасы кабул итү җирләрне каплау (кабул итү). Ул схематик рәвештә бал кәрәзенә охшатып алты почмаклы итеп күрсәтелә. Бу охшашлык нәтиҗәсендә аны кәрәзле дип атыйлар.

 

Тере табигать упаковкалары 

МБОУ «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»,
3-в сыйныфы,
җитәкче: Мухамадиева Дилә Мирмөҗәһит кызы

Аңлатма: Тарихи чыганакларга карасак, иң беренче упаковкалар – ул сакланучы һәм үрчүче тере биологик формалар икәнен күрәбез. Хәзерге упаковкаларның башлангычы булып шул тере биологик формалар тора: кабыклы чикләвек, кузактагы борчак, кабыктагы яшелчә, җиләк-җимеш. Табигый упаковкаларның төп гамәле – саклану. Кузыны, чикләвек яки йомырканы ватып ачканда без чыннан да аларны упаковка сыман кабул итәбез. Ә алманың юка пленка-элпәсен ашаганыбызны сизмичә дә калабыз. Алма 97% судан торса да аның суын һәм һуш исен озак вакытлар саклап тотар өчен табигатькә бик юка пленка да җитә икән. Су һәм сок җитештерү өлкәсендә бу дәрәҗәдәге упаковкаларны әле эшли алмыйлар.
Бионика белгечләре әйтүенчә, чиксез «белем базасы» – ул тере табигать, хайваннар һәм үсемлекләр.
Шуңа нигезләнеп без тере табигатьтә булган упаковка төрләрен ачыкларга булдык.
Максат: Эшнең максаты: әдәби-гыльми чыганакларны өйрәнеп һәм практик экспериментлар ясап тере табигатьтәге булган упаковкаларның төрләрен билгеләү.
– әдәби-гыльми чыганакларны өйрәнү;
– табылган информацияне гомумиләштереп эксперимент үткәрү;
– нәтиҗә чыгару.
Эшебезнең эзләнү объекты тере табигать булса, эзләнү предметы булып тере табигать упаковкалары тора.
Гипотеза: Эзләнү эшебезнең гипотезасы – тере табигатьнең төрле төрдәге упаковкалар ярдәмендә саклануын ачыклау.
Чагыштыру:
ез тәннең бер генә катламнан тормаганын беләбез. Бу хаҗәттән без тәнне хәтерләткән апельсин җимешенең кабыгына игътибар иттек. Апельсин җимешенең шулай ук күпчелек өлеше судан тора. Белгәнебезчә аны ике өлешкә бүлеп эчендәге согын гади ысул белән – кысып алырга да була. Әмма тере килеш аның суын чыгару катлаулы. Аның кабыгы нинди катламнардан торуын ачыклау өчен без апельсин җимешен ике өлешкә бүлдек һәм согының кайда урнашуын ачыкладык.
Апельсин суының беренче упаковкасы – ул кечкенә генә тамчылар рәвешендәге элпәләр икән. Алар үз чиратында икенче катламга – калынрак элпә эченә урнашканнар. Бү бүлентекләрнең саны һәрвакыт 6-7 була.
Шушы 6-7 өлеш бүлемтекне яңа – тагын да калынрак һәм аксыл элпә катлам берләштереп түгәрәк шар формасына кертә.
Күргәнебезчә, өч катлам элпә эчендәге апельсин суы тиз генә кибеп юкка чыга алмый. Әле тышкы кабыгын әрчегән очракта да бу элпәләр кибеп тагын да катырак тышча хасил итәләр икән.
Элпәләрне кибүдән саклаучы кабык үзе дә күп катламлы һәм катлаулы булып чыкты.
Ә менә апельсин кабыгының тышкы иң юка элпәсен игътибар белән карасаң гына күрергә була. Аның астындагы катлам – май, спирт һәм төсле буяу массасыннан тора.
Апельсинның абыгын әрчегәндә спирт һәм ислемай исе чыга. Без кабыкны ут өстенә кысып карадык. Кабыктан сибелеп чыккан сыеклык утта янды һәм үзенчәлекле ис чыгарды. Бу исләр апльсин кабыгында спирт һәм майның булуын дәлилләде.
Белгәнебезчә спирт медицинада инфекцияләргә каршы кулланыла, ә майны без мәсәлән аяк киемнәребезне дымнан саклау өчен кулланабыз. Чөнки май суны һәм һаваны үткәрми. Табигатьнең бу үзенчәлеген махсус киемнәр, кулчатыр һәм палаткалар ясауда да кулланалар.
Май белән каплангач җимеш ничек сулый соң? Апельсин кабыгының өслеге тигез түгел – безнең тәнне хәтерләтә. Аның да һава үткәрә торган махсус урыннары бар.
Апельсинның шушы ике өлешен берләштерүче йомшак катлам поролонны хәтерләтә. Ул җимешне термос кебек эсселектән саклый.
Күргәнебезчә, кабыкның куе сары төсе бары тик өске катламда гына икән. Ул галимнәр әйтүенчә – аппетитны кузгата торган төс. Димәк апельсин агачы үзенең үрчү вазыйфасын да онытмаган. Куе сары төс белән үзенә җәлеп итеп ул орлыгын тарату ысулын кайгырткан. Җимешне өзеп алып ашаучы тереклек аның орлыгын еракларга алып китә һәм шул исәптән апельсинның еракларга таралып үрчү мөмкинлеге киңәя.
Нәтиҗә: Көндәлек кулланыла торган упаковкаларның берсе – ул безнең тәнебез. Һәр тереклек судан тора, һәм шул су массасын саклау өчен әлбәттә яхшы упаковка кирәк. Тәннең тиресен резин перчаткалар белән чагыштырып карсак, резин перчаткаларда безнең кулларыбыз тирли икән, чөнки резина һава үткәрми. Ә тән һава сулый тоган материалдан эшләнгән. Күп катламнардан торган апельсин кабыгы да Моның белән без табигатьнең бөек инженер булуын исбатладык.



Кәрәз һәм кәрәзле элемтә 

МБОУ «СОШ № 23», 4 нче сыйныф,
җитәкче: Хисамова Л.Х.

Аңлатма: Бу тема безнен өчен кызыклы, бер кадәр таныш һәм яңалык ачу теләге белән алынды.
Максат: Табигатьнең инженер-төзүче булуын кәрәз һәм кәрәзле элемтә мисаллары ярдәмендә исбатлау.
Гипотеза: Кәрәзле элемтәдә кортларның кәрәзләре функциясе үзенчәлеген кулланылуын ачыклау.
Анализ: Чагыштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән фикерләрне анализлау.
Нәтиҗә: Табигатьнең инженер-төзүче булуын – кәрәзнең күп функцияле булу үзенчәлегенең кәрәзле элемтә технологиясендә чагылуын исбат итүнең нәтиҗәләрен күрсәтү.
Кәрәз-бал кортлары өчен бал саклау урыны ул. Бал кортлары кәрәздә бала кортларны үстерәләр, кәрәз шулай ул кортлар өчен яшәү урыны да.
Бал кортлары үз кәрәзләре белән һәрвакыт элемтәдә торалар. Алар бик еракларга китсәләр дә, кәрәзләренә әйләнеп кайта алалар. Димәк, кәрәз-күп функцияле һәм аның кулланучылары бик күп санлы.
Кәрәзле элемтә-мобиль-радио элемтәнең бер төре.Кәрәзле телефон һәм базалы станция кәрәзле элемтә барлыкка китерәләр. Бер базалы станциянең каплау зонасы алты почмаклы кәрәзләрдән торган челтәр барлыкка китерә. Телефон белән антенна һәрвакыт элемтәдә тора. Телефонның бер төймәсендә номерларны, тыныш билгеләрен, шартлы билгеләрне сакларга мөмкин. Кәрәзле элемтәдән чиксез сандагы кешеләр куллана ала. Димәк ул-күп функцияле саклау урыны. Менә шушы үзенчәлекләрне күздә тотып, без табигатьнең инженер-төзүче булуына ышандык.

Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024