Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен республика программасы
Авторы һәм җитәкчесе:
Дилә Мирмөҗәһит кызы МӨХӘММӘДИ
E-mail: yashel-bishek2010@yandex.ru
Җитәмени безнең туган якка.
Җәен - яңгыр, кышын - кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан
Ил киңлеген сөенеп карыйсың.
Сандугачлар кайтып моңнар түгә,
Канат кага күктә бөркетләр.
Көзен бөтен җиргә муллык җәя
Язын чәчкән энҗе бөртекләр.
Нур Гайсин
Дөньяга килгән һәр сабый беренче сулыш алуы белән туган як әлифбасын өйрәнә башлый. Табигатьне өйрәнүнең сәбәбе дә бик җитди, чөнки һуш исле һавалар, җылы кояш нурлары, салкын чишмәләр, куе урманнар, болыннар барысы да тереклек һәм яшәү өчен.