Шимбә, 27.04.2024, 08:59
Сәләмлим Сезне Гость | RSS
Баш бит | Архив – Archive 2008-2009 | Теркәлү | Керү
МЕНЮ
Эзләтү
Сайтка чыгу
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДшСшЧрПнҖмШмЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Язмалар архивы
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

«Туган ягым – яшел бишек» шәһәркүләм интеллектуаль уен-бәйге программасы 2008-2009 уку елында 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегендә татар телендә эшкәртелеп тормышка ашырылды.


Программада, балаларны табигать дөньясы белән таныштырып, балага үзен табигатьнең актив субъекты итеп тоярга ярдәм итү максат итеп куелды. Программаның бурычлары: балаларда акыл тәрбиясен үстерү, әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру; үз ана телендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтүгә нигезләнгән коммуникатив күнекмәләрне арттыру; халык авыз иҗатын кулана белергә өйрәтү; балада кечкенәдән үк әйләнә-тирә табигатькә гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү иде.

Программа шәһәр балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче 6-7 яшьлек балалар өчен 1 елга исәпләп төзелде һәм II турдан торды:
I тур – 15 апрель 2009 ел. «Мин табигать кочагында» темасы буенча балаларның табигатьтә төшкән фотосурәт һәм «Без – кошларның дуслары» темасына рәсем бәйгеләре, балада, кылган изге гамәлләре, куйган хезмәтләре, туган ягы һәм үзе өчен горурлык хисе уяту аша, әйләнә-тирә табигатькә карата гуманлы караш тәрбияләү максаты һәм бурычларыннан чыгып үткәрелде.
II тур – 28 апрель 2009 ел. «Яшел китап» – зиһенлеләр уены, билгеле маршрут буенча «аланчыктагы тукталышлар»да үз-ара ярыш рәвешендә, балаларның табигатькә бәйле интеллектуаль-белем дәрәҗәсен ачыклау, акыл тәрбиясен үстерү, һәм иҗади сәләтләрен арттыру максатыннан һәм бурычларыннан чыгып оештырылды.
«Зиһенлеләр аланы»на сәяхәттә «Мәкальне тәмамла», «Табышмаклар илендә», «Табигатьтә әдәп тоту кагыдәләре», «Ярмалар илендә», «Таныш агачлар», «Чәчәк җыям аланда», «Дуслар белән танышу» – визитка тукталышлары булдырылды. «Табло» тукталышы өчен сорау-табло ярдәмендә җиләк-җимеш, яшелчә, бөҗәк, хайваннар фотосы һәм кош тавышлары кулланылды.
Программада барлыгы 23 балалар бакчасы (25 командада, барысы 125 бала) катнашып, арада:
I урынны – 33 нче санлы «Күмәчкәй» балалар бакчасының «Табигать сакчылары» командасы яулады;
II урынны – 1, 56, 45, 81 нче санлы балалар бакчалары бүлеште;
III урыннар – 3, 26 нчы санлы балалар бакчаларына бирелде.
Җиңүчеләргә, катнашучыларга дипломнар тапшырылды һәм Яр Чаллы «Кол Шәриф оныклары» шәһәр программасы җитәкчеләре тарафыннан «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дигән язма бастырылган ручкалар бүләк ителде.

Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024