Шимбә, 27.04.2024, 08:59
Сәләмлим Сезне Гость | RSS
Баш бит | nigezleme prezent 2012 | Теркәлү | Керү
МЕНЮ
Эзләтү
Сайтка чыгу
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДшСшЧрПнҖмШмЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Язмалар архивы
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
«Туган ягым – яшел бишек» программасының
III туры – тере табигатькә багышланган презентацияләр бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
2012-2013 уку елы
  1. Гомуми сораулар
    Әлеге нигезләмә «Туган ягым – яшел бишек» Программасының III туры – презентацияләр бәйгесенең (алга таба – Бәйге) максатларын, бурычларын, катнашу кагыйдәләрен, үткәрү һәм җиңүчеләрне билгеләү тәртибен билгели.
    Бәйге татар телендә алып барыла. Тере табигатькә багышланган әлеге презентацияләр Бәйгесе балаларда табигать күренешләрен игътибар белән күзәтү, аңа  ихтирам белән карау кебек әһәмиятле тойгыларны тәрбияләү максатыннан оештырылып үткәрелә. Шул исәптән балаларның тел байлыгын үстерүгә һәм өйрәнүгә дә кызыксыну уята.
    Әлеге презентацияләр – Программада катнашучы 7 баладан торган төркемнең күмәк эшләнгән эшенә йомгак ясауның бер нәтиҗәсе буларак бәяләнә.Бәйге программасының рәсми сайты адресы http://yashel-bishek.ucoz.ru/
  1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары.
    Максаты: балаларның игътибарын табигый объектларның күп төрлелегенә, үсемлекләр һәм хайваннарның тере  организм булуына, табигатьтәге объектларының үз-ара бәйләнештә булуына юнәлтү.
    Бурычлары:
    – тере табигать турында белемнәрен  тирәнәйтү, танып-белү  мөмкинлеген үстерү;
    – табигать белән кызыксынучанлыкларын көчәйтү;
    – балаларда мөстәкыйльлек, төркемләшеп эшләү, билгеләнгән эшкә җаваплылык хисе тәрбияләү.
  1. Бәйгене үткәрү вакыты һәм урыны.
    Бәйге, «Беренче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» бинасының 321нче бүлмәсендә, 21 нче декабрь көнне 14.00 сәгатьтә үтәчәк.
  1. Бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибе.
    Бәйгедә катнашучы хикәя-презентацияләрнең төп темасы – «Хайваннар дөньясында» һәм «Үсемлекләр дөньясында» (мисал: «Очучы орлыклар», «Агач тамыры», «Бөҗәк белән тукланучы үсемлекләр», «Яшеренүче хайваннар», «Карлыгач оясы» һ.б.). Презентация электрон вариантта, Microsoft Power Point программасында, 6 дан артык булмаган хәрәкәтсез слайдлар рәвешендә бирелгән шаблонны кулланып башкарылган булырга тиеш. Презентация әзерләгәндә күчеш-хәрәкәтләр кулланмаска.
    Презентацияләрнең порталда урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 10 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip  яисә rar архивы буларак кысып 19 нчы декабрьдән дә соңга калмыйча yashel-bishek2010@yandex.ru адресына юллавыгыз сорала.
  1. Бәйгедә катнашучылар.
    2012-2013 уку елы «Туган ягым – яшел бишек» программасында теркәлгән  гаризалар нигезендә, 1-4 сыйныфта укучы төркемнәр катнаша, төркем 7 баладан тора.
  1. Бәйгедә катнашучыларны бәяләү.
    Жюри составы: татар телен яхшы белгән, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән якыннан таныш компетент белгечләр. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгели, җиңүчеләр исемлеген мәгълүмат базасында туплый, аның төгәл алып барылуын тәэмин итә.
    Жюри әгъзалары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөртәләр:
    -       Эчтәлек һәм сөйләм теле. Әлеге критерий педагогия һәм методика белгечләре тарафыннан бәяләнә.
    -        Слайдларда кулланылган фото-сурәтләрнең сыйфаты һәм урнашуы. Әлеге критерий дизайнер, мәгълүмати технологияләр белгече тарафыннан бәяләнә.

    Әлеге Нигезләмә Программаның рәсми сайтында бастырыла һәм Бәйгедә катнашучы һәркем аның белән танышып чыга ала.
    Бәйге һәм Программа буенча сораулар һәм тәкъдимнәр форумда кабул ителә.
Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024