ТАБЫШМАК – үзенең
төп асылы белән шигъри әсәр. Табышмаклар балаларны тиз ориентлашырга, чагыштыра
белергә өйрәтә, күзәтүчән булуларын таләп итә, аң-белемнәре үсүгә ярдәм итә.
Кечкенә генә, матур гына, Җир астыннан чыкты, Кызыл бүрек тапты. (Гөмбә)
Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Кәбестә)
Үзем ап-ак, вак-вак, йомры, Мул итеп уңыш бирәм. Вакытында җыймасагыз, Үзем чыгып йөгерәм. (Борчак)
Кечкенә генә йорт, Эче тулы корт. (Кыяр)
Өсте яшел, асты кызыл, Җирдә үсә. (Кишер)
Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч үзен ашыйлар. (Суган)
Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга салсаң, төчкертә. (Борыч)
«Алма!» – дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар? (Алма)
Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)
|