Шимбә, 27.04.2024, 10:51
Сәләмлим Сезне Гость | RSS
Баш бит | Нигезләмә – Regulations | Теркәлү | Керү
МЕНЮ
Эзләтү
Сайтка чыгу
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДшСшЧрПнҖмШмЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Язмалар архивы
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

«РАСЛЫЙМ» 1нче санлы Яр Чаллы шәһәр балалар
һәм яшьләр иҗат сарае директоры Султанова Ф.Р.

«КИЛЕШЕНГӘН» Мәгариф идарәсе башлыгы
урынбасары Харисов В.Х.
 

«Туган ягым — яшел бишек» региональ программага
НИГЕЗЛӘМӘ
2009-2010 уку елы

I. Гомуми нигезләмә.
Әлеге нигезләмә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының «Белем турындагы» законнарына һәм «Өстәмә белем бирү учреждениеләре турындагы үрнәк нигезләмәгә» туры китереп эшкәртелгән документлар нигезендә һәм 1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның башка норматив документлары нигезендә «Туган ягым яшел бишек» шәһәр программасын оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
Программа балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче 6-7 яшьлек балалар өчен 1 елга исәпләп төзелде һәм VIII турдан тора.
Программа 2008-2009 уку елында 1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегендә татар телендә эшкәртелеп тормышка ашырылды. Программада шәһәребезнең барлыгы 23 балалар бакчаcы (125 бала саныннан 25 төркем) катнашып, беренче өч урын 33; 1, 56, 45, 81; 3, 26 санлы балалар бакчаларына бирелде.
Программаның барлык турларын да үз эченә алган шәһәр дәрәҗәсендәге документ буларак, әлеге Нигезләмә, программаны оештыру һәм үткәрү өчен каралган чаралар комплексының нигезен тәшкил итә.

II. Программаның максаты һәм бурычлары.
Максат: табигать дөньясы белән таныштыру барышында балага үзен табигатьнең актив субъекты итеп тоярга ярдәм итү.
Бурычлар:
балаларда акыл тәрбиясен үстерү, әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;
үз ана телендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтүгә нигезләнгән коммуникатив күнекмәләрне арттыру; халык авыз иҗатын куллана белергә өйрәтү;
балада кечкенәдән үк әйләнә-тирә табигатькә гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү.

III. Программада катнашучылар.
Программада балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә татар телендә тәрбияләнүче 6-7 яшьлек 7 баладан торган төркемнәр катнаша алалар.

IV. Программаны оештыручы.
Программаны әзерләү һәм үткәрү буенча гомуми җитәкчелекне 1нче санлы Яр Чаллы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге алып бара.
Адресы: 423821, Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре, Чәчәк бульвары, 16, (22/04)
1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае
«Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге, каб. 205
Телефон: 56-91-15, факс (8552), 54-55-59
Электрон адрес: gcdt1_chelny@mail. ru.
Программаның авторы һәм җитәкчесе – Мухамадиева Д. М.
Телефон: (8552) 36-18-10, 8 9172965748
E-mail: yashel-bishek2010@yandex.ru.

V. Программаның эчтәлеге һәм үткәрү вакыты:
Программа VIII турдан тора:
I тур 28 октябрь 2009 ел – Фото-бәйге: «Табигать иң якын тирәлек»
II тур 25 ноябрь 2009 ел – Рәсем бәйгесе «Табигать миңа – мин табигатькә хезмәт итәм»
III тур – 23 декабрь 2009 ел – Видео-интервью бәйгесе: «Табигать турында бер фикер»
IV тур 27 январь 2010 ел – Гыйльми проект бәйгесе: «Табигать  инженер-төзүче»
V тур февраль 2010 ел – Җимлекләр бәйгесе: «Җимнәр сиптем – килегез!»
VI тур март 2010 ел – Мультимедиа-Викторина: «Табигать белеме»
VII тур апрель 2010 ел – Интеллектуаль уен: «Яшел китап сәхифәләре»
VIII тур май 2010 ел – Презентация-чыгыш бәйгесе: «Табигать сәхнәсе киң» һәм еллык нәтиҗәне билгеләү.
Регионнар өчен читтән торып катнашу алымнары каралган. 

VI. Программада катнашучыларны бәяләү критерийлары.
Конкурс эшләренең темага һәм аның эчтәлегенә тәңгәл килүе.
Тирә-юнь табигатькә карата балада уңай караш чагылышы.
Биремнәрне үтәү барышында иҗади, оригиналь алымнарның булуы.

VII. Бүләкләү.
Программада җиңүчеләргә дипломнар, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.
Программада катнашырга теләүчеләр, 2009 елның 16 октябренә кадәр 1нче кушымта формасы буенча «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегенә (205 каб.) гариза бирәләр. Факс (8552), 54-55-59 аша җибәрергә мөмкин.

Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024