Җомга, 26.04.2024, 16:21
Сәләмлим Сезне Гость
Баш бит | Теркәлү | Керүд
МЕНЮ
Эзләтү
Сайтка чыгу
Сайт дуслары
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Страницы: « 1 2
Показано 16-30 из 30 сообщений
15. Гулина (12.04.2010 19:07) E-mail
Хәерле кич ,Дилә апа!Сайтны бүген беренче тапкыр ачып карадым. Шундый рәхәт булып китте! Күңелләр күтәрелеп китте! рәхмәт яусын! "Чулман" командасы барыгызга да алга таба уңышлар тели! (71 б.б.)
Җавап: Рәхмәт яхшы сүзләрегез өчен! Уңышлар барыгызга да! Рәхмәт балаларыгызга, әти-әниләрегезгә, барлык ярдәмчеләрегезгә дә рәхмәт, зур тырышлык күрсәттегез!

14. Миләшкәй. (07.04.2010 18:40)
Хәерле кичләр, Дилә ханым! Без бик шатланып эшлибез, рәхмәт. Ата-аналар, балалар гел сорап кына торалар:"Апа, тагын кайчан барабыз?"-дип. Алар барысы да контактта.

13. Миләшкәй. (30.03.2010 23:18)
Бик матур итеп оештыргансыз! Кызыклы, мавыктыргыч, күңелле булды. Рәхмәт Сезгә, Дилә ханым! Шатландырып, бик матур булган дип күңелләрне күтәреп җибәрдегез. Уңышлар сезгә!
Җавап: Рәхмәт яхшы сүзләрегез өчен! Бишекләрегезне фотога төшереп җибәрерсез. Сайтка рәсеме, фотосы, тексты булган эшләрне генә куя алам. Бәйгедә катнашучы балаларыгызга да, әти-әниләренә дә рәхмәтләребезне җиткезерсез дип ышанам. Зур рәхмәт барыгызга да!

12. Миләшкәй. (16.03.2010 23:13)
Дилә ханым!. Хәерле кичләр Сезгә. Яз аеның матур карлы кичләре белән Сезне! Сайтны ачып карадым. Матур теләкләр, җылы сүзләр күңелләрне эретә. Бик зур рәхмәт Сезгә!
Уңышлар телим.
Җавап: Хәерле кичләр Миләшкәй! Рәхмәт, яхшы сүзләрегез өчен. «Табигать – инженер төзүче» бөйгесе 29 мартта 9.30 да башлана. Эшләрегез белән көтәбез. Проблемаларыгыз булса шалтыратыгыз. Булдыра алганча ярдәм итәрбез.

11. Миләшкәй. (08.03.2010 12:17)
Дилә ханым! Яз бәйрәме белән Сезне! Якты киләчәк. матур иртәләр,кояшлы көннәр, зур уңышлар, куаныч һәм шатлыклар, саулык-сәламәтлек.
Яз гөлләрен ал син - сиңа булсын,
Синең гөлләр безгә кирәкми.
Былбыл телләрен дә ал үзеңә,
Синең былбыллар да кирәкми.
Бөтен шатлык бүген Сездә булсын,
Сөенечтән күңелләрең тулсын.
Кояш йөрәгеңдә урын алсын,
Котлау арты бүген котлау яусын.
Нинди яхшы. нинди якты булсын,
Барысы да булсын тик сиңа.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Шатлык кына булсын тормышта!
Җавап: Рәхмәт Миләшкәй! Сез дә, Туган як табигатенең язгы гүзәллегенә төренеп, балаларыгызның игелеген күреп, куанып яшәгез! Бәхетләр сезгә!

10. Кызылтүш (26.02.2010 21:50)
яшел бишекчеләр! бик ягымлы сайт. рәхмәт, яхшы эшләр башлап йөрисез.
Җавап: Кызылтүшләр сыман без дә табигать матурлыгы, сәләмәтлеге өчен яхшы эщләр башкарырга тырышабыз! Рәхмәт Кызылтүш!

9. Миләшкәй. (25.02.2010 22:47)
Дилә, ханым, хәерле кичләр! Бүгенге бәйрәм бик күңелле узды. Канәгать булып һәм шатланып кайттык. "Бик матур булган, афәрин!"- дигәч, күңелләребез тагын да шатланып, куанып куйды. Рәхмәт Сезгә, киләчәктә дә шулай бергә булырга язсын. Мин Сезнең белән танышуыма бик шат. Уңышлар Сезгә!
Алгы көнегез үтсен шатлык белән
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Алгы көннең матур таңы Сезгә
Гөмерлеккә бәхет китерсен!
Җавап: Исәнмесез Миләшкәй!
Рәхмәт яхшы сүзләрегез өчен! Сезнең тырышлык, күмәклек белән барысын да эшләп, җиңүләр яуларбыз дип ышанам. Рәхмәт Сезгә!

8. Дамир (24.02.2010 16:38) E-mail
Мин Рэшитов Дамир Шамил улы.1999 елда туган,16 июнендэ.
Бэзнен очен дэ бэйгелэр бармы?Минем бик катнашасым килэ! biggrin
Булса жавап бирерсез!:hello: lol

7. Айнур (24.02.2010 16:35) E-mail
Мин сезнен конкурста катнашерга телим! мина 11 яшь. минем сыман малайлар очен дэ конкурслар бармы? Минем дэ up катнашасым килэ.

6. rafael (24.02.2010 16:32) E-mail
мин сезнен конкурста катнашырга телим!сайтта бик кызык фотолар бар.безнен очен конкурслар бармы сездэ? безнен дэ конкурста катнашасыбыз килэ. hello
Җавап: Безнең бәйге 6-7 яшьлек балалар өчен төзелгән. Сезнең яшьтәге балалар өчен 2010-2011 уку елында үткәрелер дигән өмет бар. Киләсе елда очрашырбыз дип ышанам!

5. Миләшкәй (17.02.2010 22:50)
Сәлам. Дилә, ханым! Мин барлык материалларны карап чыктып. Сезнең аңлатуыгыз бик ярдәм итте. Зур рәхмәт. Зур уңышлар Сезгә!.

4. Булат (16.02.2010 00:50)
Рәхмәт Дилә ханым! Дөресен генә әйткәндә скайп белән эш йөрткәнем юк. Башка төрле элемтә чаралары тәкъдим итсәгез генә инде. tongue

3. Sayuri (30.01.2010 21:58)
Happy birthday!! Туган кон белэн!! flower wish ya all the best and... tasty life like this cake cake Телим ин яхшысын хэм...тэмле торт кебек гомер holiday i wish lucky start at all your business prof Барлык эшлэрдэ дэ унышлар телим хэм бар да булсын ok and all wishes come truth yes бар яхшы телэклэр дэ чынга ашсын icecream

2. Ильшат (30.01.2010 20:02)
Хөрмәтле Дилә ханым!
Туган көнегез котлы булсын!

Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сиңа
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Һәркөн сине котлап кояш чыксын,
Сине котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Туар таңнарың өметләрдән торсын,
Бәрәкәтле булсын елларың.
Матур тормыш, бәхет, шатлык белән
Балкып үтсен гомер юлларың.


1. [Bishek3] (24.01.2010 22:11)
flower Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Хәерле төн! һәм Хәерле иртә! ... hello

1-15 16-30

Исем *:
Электрон почта:
WWW:
Код *:
Конструктор сайтов - uCozТуган ягым - яшел бишек © 2024